Туйда рэхмэт сузлэре кэлэштэн

Туйда рэхмэт сузлэре кэлэштэн

Алтыным, без таныштык!
Коннэн кон шуна шатланам!
Йорэгемэ уттен син,
Жылы мина шунардан.
Беренче тапкыр упкэнне
Онытмыйм мин беркайчанда!
Шундый тэмле, йомшак иреннэр
Хэзер минеке генэ!

Хэзер инде без бергэ,
Жинеп узырбыз ботен киртэне.
Жимешем, безгэ бер телэк:
"Саклыйк мэнге мэхэббэтне!"

Беренчедэн рэхмэтемне эйтим
Минем эти-эниемэ.

Сез гел бергэ
Урнэк булып
Торасыз безгэ эле дэ!
Вакытында ойрэтеп,
Тэрбия бирдегез СЕЗ!
Кинэш кирэк чагымда
Якын буласыз хаман СЕЗ!

Айсылу апам, минем яратканым,
Син ин якын кешем минем!
Хэр чакта син терэгем
Шунын очен сина мен рэхмэтем!

Жэйнен бер ямьле конендэ
Килеп кердем мин бер ойгэ.
Каушаганны белсэгез.
Ышанмыйсыз берегез дэ.

Ачык йозлэр белэн
Каршы алдылар
Мине яна эти-энием.
Мина ин шэп ирне устергэн очен
Сезгэ зур рэхмэт эйтуем!

Эльвира!
Синен белэн танышудан
Мин курыктым, чынлап та.
Тик арабыз якынлашты,
Мин шат шуна, рэхмэт сина!

Туганнарга, дусларга
Безне якын итеп алганга
Зур рэхмэтемне белдерэм!
Хэм сузне жан кисэгемэ бирэм!

Портал Стихи.ру предоставляет авторам возможность свободной публикации своих литературных произведений в сети Интернет на основании пользовательского договора. Все авторские права на произведения принадлежат авторам и охраняются законом. Перепечатка произведений возможна только с согласия его автора, к которому вы можете обратиться на его авторской странице. Ответственность за тексты произведений авторы несут самостоятельно на основании правил публикации и законодательства Российской Федерации. Вы также можете посмотреть более подробную информацию о портале и связаться с администрацией.

Ежедневная аудитория портала Стихи.ру – порядка 200 тысяч посетителей, которые в общей сумме просматривают более двух миллионов страниц по данным счетчика посещаемости, который расположен справа от этого текста. В каждой графе указано по две цифры: количество просмотров и количество посетителей.

Читайте также:  Дизайн ногтей для школы гель лаком

© Все права принадлежат авторам, 2000-2020. Портал работает под эгидой Российского союза писателей. 18+

Кәләшнең туйдан соң рәхмәт сүзләре 3

Таһир – Зөһрә читтә торсын

Сезнең кебек иң матур пар

Юктыр бүтән бер җирдә дә.

Иң гүзәл дә иң якын да

Пар булып сез йөрисез.

Бер кемне дә күрмисез.

Сездә сөю, сездә ялкын

Барысыннын да күбрәк

Ник, нигә соң көттерәсез –

Мин үземне бүген бик бәхетле хатын-кыз итеп хис итәм.

Чөнки минем янәшәмдә мине тәрбияләп үстергән, укыткан, тормыш офыгында йөзәрлек нык канат биргән әтием белән әнием бар. Зур рәхмәтләремне әйтеп, мин аларга сәламәт, озын гомер телим.

Минем бергә уйнап үскән, куаныч-көенечләремне уртаклашкан бертуган [апа / абый / сеңел] бар. Без бергә, бик тату, бердәм булып үстек. Киләчәктә дә шулай аралашып күңелле яшәсәк иде.

Минем бүген безне хөрмәт итеп килгән туганнарым бар. Барысына да рәхмәт аларга.

Минем эч серләремне уртаклашкан, кирәк чакта ярдәм иткән тугры дусларым бар.

Һәм, ниһаять, янәшәмдә туганым кебек якын, дустым кебек ышанычлы, яраткан кешем син – [ирем] бар. Безнең уртак тормышыбызга корган өмет – ниятләребез акланыр дип уйлыйм.

Ул гына да түгел минем инде хәзер, яңа туганнар белән бергә икенче әтием белән әнием дә бар. Рәхмәт аларга мине шулай үз кызлары шикелле күреп килен итеп төшергәннәре өчен.

Шуларны уйлыйм да, мин үземне бик бәхетле дип уйлыйм. Һәм бу бәхетебез уртак булыр дип ышанам….

Рәхмәт сүзе кәләштән1

Хормәтле дуслар, туганнар, әниләр һәм әтиләр.

Бүгенге көнгә кадәр бер дә уйламый идем туган йортны, әти-әниемне калдырып башка урында, башка кеше янәшәсендә яшәргә кирәк дип. Табигаттә дә кошлар әтиләре корган оясында әнкәләре китергән җимне чүпләп үсәләр дә, канат ныгыткач үзләре офыкка хуҗа булып үз оясын коралар, Күрәсең, минем дә шул кошлар шикелле үз күгемә, үз ояма [ир исеме] белән бергә ия булыр вакытым җиткәндер.

Читайте также:  Упаковка цветов квадратами

Узганнарны, бүгенгесен уйлап мин үземне бүген бик бәхетле хатын-кыз итеп хис итәм.

Кадерле ирем, кара әле, биредә мул остәлләр янында безне бары хөрмәт иткән, яраткан кешеләр генә җыелган. Менә ерак араларны якын итеп килгән, минем эч серләремне уртаклашкан, кирәк чакта ярдәм иткән дуслар, йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын диләр — чын сүзләр, рәхмәт сезгә дусларым. Дуслардан да якынрак туганнар. Туганнар дигәндә минем инде хәзер, яңа туганнар бар! Сезне үзебезнең беренче шатлыгыбызны уртаклашуга килүегез өчен бик зур рәхмәт.

Арыем рәхмәт әйтәсем килә минем өчен җанымның бер өлеше булган бердән бер сеӊелемә. Шатлыкта да, борчуда да без – туганнар, мин аӊы бик яратам сеӊлем дә минем өчен җан атып тора, рәхмәт аӊа.

Мин тиктомалга гына әниләр һәм әтиләр дип әйтмәдем. Минем бүгенге көннән икенче әтием белән әнием дә бар. Рәхмәт аларга мине шулай үз кызлары шикелле күреп килен итеп төшергәннәре өчен.

Минем тормышта иң изге, иң кадерле сүзләр белән әйтеп бетергесез кирәкле олы кешеләр — әтием белән әнием. Минем бүген рәхмәтнең иң олысын иң ихласын аларга җиткерәсем килә. Җан биргән әнием, яшәү биргән әтием рәхмәт сезгә барысы өчен: гомерем, балачагым, яшьлегем, белемем, өс-башым, борчусыз яшәешем, тормыш офыгында йөзәрлек нык канат биргән өчен.

Әйе, мин бәхетле. (Ир исеме) мин хәзер үземнең бәхетемне синең кулларыңа тапшырам. Әгәр минем бәхетемне саклап яшәсәң, мин синең дөньяда иң бәхетле ир булуың өчен барлыгым белән тырышып яшәячәкмен, кадерлем. Шуларны уйлыйм да, мин үземне бик бәхетле дип уйлыйм. Һәм бу бәхетебез уртак булыр дип ышанам….

Рәхмәт барыгызга да дусларга, туганнарга, әниләр һәм әтиләргә. Хөрмәт итеп килгәнегез, безнең шатлыклы бәйрәмебезне уртаклашканыгыз өчен. Бары тик бер генә сүз — рәхмәт. Күңел түремдәге иң моңлы һәм нәзек кылларыннан чыккан ихлас рәхмәт сезгә барысы өчен. Рәхмәт шулай ук мәҗлесебезне һәръяклап оештырган алып баручылар белән җитештерүче-пешерүчеләргә. Барыгызга чын күңелдән рәхмәт!

Ссылка на основную публикацию
Топ для занятий фитнесом
фитнес-блогер и настоящая йогиня «Фитнес – это способ изменить свою фигуру в лучшую сторону. Тренировки влияют на тело и модифицируют...
Теплые спортивные брюки на зиму мужские
Голубые брюки из коллекции сезона весна-лето 2020 года — беспроигрышный вариант как для прогулок, так и для занятий спортом. Гладкий...
Теплый воск veet как пользоваться
Теплый воск для депиляции Veet заслужил в основном положительные отзывы. Средство состоит из компонентов натурального происхождения. Оно делает кожу гладкой...
Топ из мохера спицами
Мохер — разновидность пряжи, изготовленная из шерсти ангорской козы. Волокна этих шерстяных ниток очень длинные и пушистые, что придаёт вязаным...
Adblock detector